Н.И.Лобачевский исемендәге лицей

Лицей ачуның төп максаты – төгәл һәм табигый фәннәргә сәләтле укучыларны барлау, сайлап алу, укыту һәм һәрьяклап иҗади үстерү өчен шартлар тудыру.

Белем бирү дәрәҗәсе: төп гомуми белем, урта гомуми белем

Уку срогы: төп гомуми белем дәрәҗәсе (7-9 нчы сыйныфлар) – 3 ел; урта гомуми белем дәрәҗәсе (10-11 нче сыйныфлар) – 2 ел

Укытуда көтелгән нәтиҗәләр:

Уку фәннәре белән бәйле нәтиҗәләр: 9 нчы һәм 11 нче чыгарылыш сыйныфларда БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләренең Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе буенча аналогик күрсәткечләрдән югары булу

Метапредмет нәтиҗәләр: мөстәкыйль уку эшчәнлегенә, хезмәттәшлеккә, булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга сәләтләрне үстерү

Шәхескә юнәлдерелгән нәтиҗәләр: үз-үзеңә ышаныч, активлык, ныклы гражданлык позициясе, социаль әһәмиятле һәм иҗтимагый файдалы эшчәнлектә үз урыныңны табуга мотивация

Укыту программасын тормышка ашыру шартлары:

Кадрлар: КФУның профессор-укытучылар составы, беренче һәм югары квалификацион категорияле укытучылар, олимпиадага әзерләүдә тәҗрибәле тьюторлар;

Материаль-техник: КФУның заманча җиһазландырылган лабораторияләре, спорт заллары, аудиторияләре;

Мәгълүмати: югары тизлектәге Интернет; КФУ китапханә фонды; лицей газетасы; КФУ телевидениесе.