Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе.

Әлеге бүлекнең эшчәнлеге бөтен университетның халыкара эшчәнлеге белән бәйле. Дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре, консуллыклар һәм илчелекләр  белән университет тарафыннан оештырылган рәсми очрашуларны әлеге бүлек үткәрә.

Моннан кала, уку-укыту программаларын  һәм компетенцияләрне үстерүне тормышка ашыру өчен үткәрелә торган чаралар кысаларында, студентлар өчен алдынгы Россия һәм чит ил галимнәренең, дәүләт эшлеклеләренең, халыкарар оешма вәкилләренең лекцияләрен тыңлау мөмкинчелекләре дә тудырыла.  Әлеге лекцияләрне һәм шулай ук бүлегебезнең актив һәм мавыктыргыч эшчәнлеге хакында сюжетларны YouTube каналыннан карый аласыз.

Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты составына 2013 елның сентябереннән кертелә. 1807 елда Казан Император университетнда көнчыгыш телләре дигән разряд ачылган. Шулай итеп көнчыгышны өйрәнү тарихының ике йөз еллык мирасы бар.

Бүлекнең максаты – халыкара мөнәсәбәтләр, чит ил регионнарын, ислам динен, көнчыгышны өйрәнү өлкәләрендә, тел, мәдәният, тарих, икътисад,  Көнчыгыш илләр, Азия һәм Африка сәясәте буенча  квалификацияле белгечләр әзерләү.  Безнең судентларыбыз үз белемнәрен мәгариф өлкәсендә дә, дәүләт һәм үзидарә оешмаларында да төрле юнәлешләр буенча тормышка ашыра.

Бүлек эчендә 3 кафедра эшләп килә:

  • Халыкарар мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм чит ил төбәкләрен өйрәнү кафедрасы
  • Көнчышгышны өйрәнү, африканистика һәм исламны өйрәнү кафедрасы
  • Алтай һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы

Өтәмә укыту  программалары тормышка ашыру, фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару  максатын белән, бүлегебездә фән-мәгариф үзәкләре һәм фәнни-тикшеренү лабораторияләре, илләрне өйрәнү өчен мәдәни үзәкләр эшләп килә:

  • Синология
  • Төрки дөнья
  • Ислам һәм исламны өйрәнүне үстерүгә юнәлтелгән ресурслар үзәге
  • Гарәп мәдәни үзәге “Әл- Хадара”
  • Иранистика үзәге
  • Японияне өйрәнү үзәге
  • Кореяне тикшерү үзәге
  • Һиндстаннны өйрәнү үзәге
  • Конфуций иституты

Бүлектә 76 мөгалим укыту һәм фән эшен алып бара, алар арасында 11 фәннәр докторы,  37 фәннәр кандидаты һәм PhD дәрәҗәсе булган 3 кеше бар.

Халыкарар мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтында  түбәндәге профильләр буенча бакалаврлар әзерләү алып барыла:

  • 03.05. Халыкара мөнәсәбәтләр. (Профильләр: гомуми профиль, халыкара бизнес һәм сәясәт, тышкы сәясәт, Шанхай хезмәттәшлек оешмалары һәм Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы белән халыкара икътисади мөнәсәбәтләр.)
  • 03.03. Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика.( Профильләр: Азия һәм Африка илләренең тел һәм әдәбияты (кытай теле), Азия һәм Африка илләренең тел һәм әдәбияты (корея теле), Азия һәм Африка илләренең тел һәм әдәбияты ( төрек теле), Азия һәм Африка илләренең тарихы ( Көньяк Корея), Азия һәм Африка илләренең икътисады (КНР), Азия һәм Африка илләренең  икътисады ( Япония), Азия һәм Африка илләренең  икътисады (Көньяк Корея).
  • 03.01. Чит ил регионнарын өйрәнү. (Профильләр: гомуми профиль, афро-азиат тикшеренүләре)

Шулай ук ”Халакара мөнәсәбәтләр” юнәлеше буенча магистартура да бар. “Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика”, “Чит ил регионнары өйрәнү” юнәлешләре дә киләчәктә ачылачак.

Әлеге бүлектә барлыгы 1224 студент белем ала, шулар арасында 188 чит ил студенты. Уку барышында студентлар халыкара мөнәсәбәтләр тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр буенча теория, дипломатика, геосәясәт, Азия һәм Африка илләре тарихы, Көнчыгыш илләренең иҗтимагый-сәяси фикерләре, Азия һәм Африка илләре икътисады буенча фундаменталь курслар үтәләр. Һәр юнәлеш буенча чит телләрне өйрәтү  спектры булган  күптөрле укыту профильләре бирелгән. Бүлектә студентларга түбәндәге телләр тәкъдим ителә: инглиз, алман, француз, кытай, корея, япон, төрек, гарәп, фарсы, һиндстан, суахили, афрканас, въетнам, индонезия.

Студентларга, укыган профильдә каралган төп телләрдән кала, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү иституты кысаларында эшләп килгән тел һәм мәдәни үзәкләрдә атап үткән телләрне өйрәнү мөмкинчелеге дә тудырылган.

Бүлегебез фәнни-тикшеренү өлкәсендә Казан көнчыгышны өйрәнү мәктәбен үстерү һәм халыкарар мөнәсәбәтләрнең һәм тышкы сәясәтнең бүгенге көн проблемаларын өйрәнү бурычлары тормышка ашырыла.  Бүлектә  ислам икътисады элементлары модельләрен куллану һәм аларны РФ һәм Татарстан Республикасының ислам дөньясы белән булган  элемтәләрендә тормышка ашыру практикасына, Россия һәм чит ил вузлары һәм тикшеренү үзәкләре белән көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә фәнни элемтәләр урнаштыруга  аерым игътибар бирелә.