Гомуми белем бирү мәктәп интернаты «IT – лицей КФУ»

Лицей 2012 нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов инициативасы белән ачыла. 2016-2017 нче уку елында лицейда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән 287 сәләтле бала белем ала.

КФУ каршындагы IT лицейда 51 укытучы һәм 24 тәрбияче эшли. Алар арасында педагогика, техник һәм филология фәннәре кандидатлары, югары һәм беренче квалификацион категорияле укытучылар, яшь белгечләр, «Безнең яңа укытучы» һәм «Безнең иң яхшы укытучы» гранты ияләре, «Ел укытучысы» конкурсы призёрлары бар. Биш укытучыга «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, икесенә – «Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» исеме бирелде. Ике укытучы өстенлекле «Мәгариф» милли проектының иң яхшы укытучысы исеменә лаек булды.

IT лицейда белем бирү эшчәнлеге 7 нче сыйныфтан башлана. Укучылар өч этаптан торган конкурс аркылы үтәләр: читтән торып онлайн режимда тест биремнәрен үтәү, турыдан-туры катнашып, рус теле, математика, логика һәм профиль фәннәрдән контроль эшләр эшләү, портфолия кысаларында укучының фән өлкәсендәге шәхси уңышларын исәпкә алган әңгәмә.

Лицей КФУның структур бүлекчәсе һәм дөньякүләм уникаль уку йорты. Лицейның максаты – Татарстанга гына түгел, ә Россия Федерациясе өчен  IT өлкәсендә интеллектуаль элита әзерләү.

Белем бирү принцибы

Уку елы дәвамында укучылар лицей-интернат территориясендә яшиләр. Уку елы традицион рәвештә дүрт чиреккә бүленә. Уку атнасы алты уку һәм бер ял көннәреннән тора. Айга бер мәртәбә тематик шимбәләр уздырыла: Гаилә көне, Спорт көне, Мәдәният көне һ.б.

Көннең беренче яртысында укучылар гомуми белем фәннәрен үзләштерәләр. Төшке аштан соң – физика, химия, информатика һәм ИКТ буенча гамәли дәресләр уза. Аннары укучылар төрле түгәрәкләрдә- алар 40 тан артык, шөгыльләнәләр: үстерелешле, спорт, лингвистик, олимпиадага әзерләнү, БДИ яки ГДИ бирүгә әзерлек һ.б. Лицейның спорт һәм тренажер залларында, ачык спорт мәйданчыкларында лицеистларга спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Карате, бадминтон, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол секцияләре эшли. Лицейның көн тәртибендә фәнни проектлар өстендә эшләү, спорт дәресләре, уеннар, ял итү һәм өй эше әзерләү өчен дә аерым вакыт каралган.

Сыйныфта барлыгы 12 укучы. Бу укытучыга дәрестә һәр укучыга  шәхси  эшләү мөмкинлеге тудыра. Шулай ук һәр предмет буенча индивидуаль консультацияләр планлаштырылган, алар системалы рәвештә үткәрелә.

IT лицей укытучылары укучыларга белем бирүдә заманча сингапур һәм европа методикаларын кулланып эшлиләр. Аерым фәннәр буенча олимпиадаларга әзерләнүгә һәм төрле конкурсларда, форумнарда катнашуга зур игътибар бирелә.

Фәнни проектлар  эшләү уку-укыту процессының аерылгысыз өлешен тәшкил итә, моның өчен укучыларга лицейның һәм КФУның фәнни лабораторияләрендә шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырыла. Укучылар алган белемнәрен практикада куллана ала, алар әзерләгән проектлар бөтенроссия, республика һәм шәһәр конкурсларына тәкъдим ителә. Интернатта тәрбияләнүчеләр арасында фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатлар бар. Лицейда  «Traffity» исемле мәктәп бизнес-компаниясе уңышлы эшләп килә. Укучылар үзләре дә төрле иҗади берләшмәләр оештыралар,    музыка төркеме, театр студиясе шундыйлардан.

Яшәү шартлары

Лицей интернат яңа   микрорайонда – Универсиада Авылында урнашкан   интернат һәм уку-укыту корпусларыннан тора. Алар җылытылган аралык белән тоташтырылган. Уку-укыту корпусында лицей администрациясе, спорт залы һәм ашханә эшли.

Лицей территориясе европа таләпләренә туры китереп эшләнелгән заманча уен мәйданчыклары белән тәэмин ителгән.

Интернатта ашау һәм яшәү бушлай.

Белем бирү нәтиҗәләре

Төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре буенча лицеистлар югары күрсәткечләргә ия: математика, рус теле һәм информатика фәннәреннән үткәрелгән  ТДИ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өлгереш һәм сыйфат 100%.

2014-2015 нче һәм 2015-2016 нчы уку елларында КФУ каршындагы IT лицей ТДИ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында беренче урынны яулады. 2016 нчы елда лицейда беренче чыгарылыш кичәсе уздырылды. Лицейны тәмамлаучыларның барысы да югары уку йортларына керәләр: яртысыннан күбесе – КФУ, ә калганнары – ТР һәм РФ башка әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары булалар. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллы күрсәткечләр лицейны тәмамлаучыларга бюджет урыннарында белем алу мөмкинлеген бирә.

Лицей үсешенең әһәмиятле юнәлешләренең берсе – олимпиада хәрәкәте. Дүрт ел эчендә коллектив, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып, җитди нәтиҗәләргә иреште. Болар:

  • бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль (шәһәр) этабында җиңүчеләрнең һәм призёрларның саны өч тапкырга арту (2014 нче елда 31 кеше булса, 2016 нчы елда – 99 кешегә якын);
  • төбәк дәрәҗәсендә җиде тапкырга арту (2014 нче елда – 6 кеше, ә 2016 нчы елда – 45 кеше).

Лицей укучылары арасында бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призёрлары бар: 2015 нче елда – 1 кеше, 2016 нчы елда – «Астрономия», «Экология», «Химия», «Биология» фәннәре буенча 7 кеше. Быел лицейның 9 нчы сыйныфы укучысы Игорь Никоноров астрономия буенча халыкара олимпиадада өченче урын яулады.

Әлеге юнәлеш буенча 2015-2016 нчы уку елының төп нәтиҗәләреннән түбәндәгеләрне билгеләп узарга кирәк:

  • 9-11 нче сыйныф укучылары 50 тапкыр КФУның төбәкара олимпиадасында җиңүче һәм призёр, ә 7-8 нче сыйныф укучылары

В. Р. Фридлендер истәлегенә багышланган математикадан олимпиадада, физикадан өченче шәһәр олимпиадасында призёрлар булдылар;

  • математика, физика, информатикадан Бөтенсебер олимпиадасы призерлары, информатика һәм программалаштыру буенча Бөтенроссия мәктәп укучыларының команда олипиадасы, XIX Үзәк Россия Ачык олимпиада – астрономия һәм космос физикасы буенча LIII ФФҮ олимпиадасы, «Яшь талантлар» олимпиадасы, Эйлер исемендәге олимпиада, Максвелла исемендәге олимпиада һәм башка бик күп олимпиада призерларының саны арта.

Бүгенге көндә IT лицей Татарстан Республикасының ун иң яхшы мәктәп исемлегенә керә һәм математика фәненнән БДИ нәтиҗәләре буенча рейтингта икенче урында тора.