Дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбе

2012 нче елның июлендә КФУда  дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбен оештыру  дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү традицияләрен үстерүдә яңа җаваплы адым булды.

Ул КФУның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең профессиональ әзерлеген һәм квалификациясен күтәрү Үзәгенең яңа дәвамчысы була, әмма киңрәк вәкаләтләргә ия булуы һәм җитди стратегик бурычлар куюы белән аерылып тора.

Әлеге Югары мәктәпнең бурычы – бүгенге көн җәмгыять таләпләренә җавап бирердәй идарәче кадрлар әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү. Аның төп стратегик бурычы – дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә танылган фәнни белем бирү һәм эксперт үзәге дәрәҗәсенә ирешү.

Укыту принциплары һәм алымнары

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту, Мәктәп базасында индивидуаль үсеш планнарын исәпкә алып, Татарстан Республикасында оештырылган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне бәяләү һәм үстерү системасы нигезендә тормышка ашырыла. Алынган мәгълүмат профессиональ әзерлек һәм квалификация күтәрү программалары нигезе буларак кулланыла.

Мәктәпнең белем бирү программалары дәүләт (муниципаль) хезмәткәре, аның белеме һәм компетентлык дәрәҗәсе турында заманча күзаллауга юнәлдерелгән. Тыңлаучыларга тармакның  актуаль проблемаларын  комплекслы хәл итәргә өйрәнү тәкъдим ителә. Югары мәктәп укытучылары арасында – әйдәп баручы халыкара һәм россия экспертлары, дәүләт һәм муниципаль идарә органнары, оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре.

Мәктәптә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программаларының  киң спектры эшләнгән. Моннан тыш Мәктәп һөнәри яктан яңадан әзерләү программаларын гамәлгә ашыра. Аларның өстенлеге шунда:  тыңлаучыларга идарә практикасы белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә.

Лекция, семинарлар, түгәрәк өстәлләрдә һәм тренингларда яңа шартларда  идарә итәргә өйрәтәләр. Югары мәктәп базасында  идарә итүнең  гомуми проблемалары белән эшләү буенча укыту курслары үткәрелә; билгеле бер өлкәдә (энергетика, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау һ. б.) идарә итү, дәрәҗә (төбәк һәм җирле) һәм функция (стратегик идарә итү, финанслар белән идарә итү, кеше ресурслары) үзенчәлеге  буенча идарә итү нигезендә,  идарә итү структурасына бәйле (дәүләт, муниципаль идарә, җәмәгать оешмалары) квалификацияләрен күтәрү программалары үткәрелә. Яңа мәгълүмати технологияләргә аерым игътибар бирелә,  коррупциягә каршы дәүләт сәясәте буенча программалар гамәлгә ашырыла.

Уку материалын үзләштерүдә  максималь нәтиҗәлелеккә  ирешү өчен, дәресләр «түгәрәк өстәл»ләр, мастер-класслар, диспутлар, проблемалы-инновацион киңәшмәләр кебек яңа ысуллар кулланып үткәрелә.

Программаларны даими һәм өзлексез актуальләштерү, шулай ук яңаларын эшләү Мәктәп эшендә мөһим элемент булып тора. КФУ институтлары, кафедралары,  министрлыклар, Махсус икътисади зоналар белән идарә итү проблемалары, бөтендөнья сәүдә оешмасына керү, коммерциягә карамаган оешмалар һ. б. ведомстволар  белән уртак программалар эшләнә.