Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе

Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәтәбе Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыышны өйрәнү институты составына 2013 елның сентябереннән кертелә.

Биредә түбәндәге кафедралар эшләп килә:

  • тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы
  • ауропа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы
  • социаль-гуманитар юнәлеш өчен чит телләр кафедрасы
  • табигать фәннәре юнәлеше өчен чит телләр кафедрасы
  • информацион технологияләр һәм физика-математика юнәлеше өчен чит телләр кафедрасы

Чит телләрне өйрәнү һәм тәрҗемә   югары мәктәбе бакалавр һәм магистерлар әзерлеген түбәндәге юнәлешләрдә алып бара:

45.03.02. һәм 45.04.02. “Лингвистика”. Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме”, “Чит телләрне укыту методикасы һәм теориясе”  әзерлек профильләрен тормышка ашыру кысаларында бакалаврлар инглиз, алман, француз, испан, итальян, кытай, гарәп, корея, япон,төрек, һиндстан телләрен өйрәнәләр.

2017 елда икенче чит тел буларак   вьетнам телен кертү дә күздә тотыла. Белем алуның өченче елында студентларга өченче чит телне өйрәнү мөмкинчелеге дә тәкъдим ителәчәк.

“Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме” профиленең төп максаты – бүгенге көн тәрҗемә технологияләрен куллана белүче  профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләү, үз илебез эчендә һәм тышында сәясәт, икътисад, хокук, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә тәрҗемә теориясе, тарихы, методикасы буенча тикшеренүләр алып баручы белгечләр әзерләү.

“Чит телләрне укыту методикасы һәм теориясе” профиленең төп максаты ике (яки анан да күбрәк) чит телләр белүче белгечләр әзерләүгә, чит телләр һәм мәдәниятләр укыту теориясен булдыруга,   һәм аны социаль тормышың төрле тармакларында куллану практикасын, мәдәниятлар бәйләнешен, мәдәниятара багланышлар, төрле халыкларның көнкүрешләрен һәм шулай ук чит телләрне белем бирү оешмаларында өйрәтү практикасы белән таныштыруга юнәлтелгән.

Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбендә магистерлык программалары сайланган һөнәрегез буенча фәнни-тикшеренү һәм өстәмә белем һәм күнекмәләр туплауга юнәлтелгән: “Күпмәдәниятле мохитта чит телләр укыту: инновацион якынкилү һәм технологияләр”, “Тәрҗемә теориясе. Мәдәниятара һәм телара багланыш”, “Чит телләрне һәм мәдәниятларны укыту методикасы һәм теориясе”, “Халыкларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү аспектында чагыштырма тел белме”

2017 елда яңа магистырлык программалары кертү планлаштырыла: “Телгә өйрәтүдә менеджмент” “Багланышлар теориясе һәм җәмгытьчелек белән халыкара элемтәләр.

Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбенең профессор һәм мөгалимнәре социаль-гуманитар, табигый фәннәр һәм физика-матиматика юнәлеше буенча   укучы университет студентларның телләр буенча белемнәрен тирәнәйтәләр.

Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе “КФУдагы инглиз телле мохит” проектының нәтиҗәле эшләнешен дә тәэмин итә.