Спортчылар «степ-аэробика» һәм «аэробика 5 человек» дисциплиналарында ике бронза медаль комплектын алып кайтканнар.
27 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Чебоксарда фитнес-аэробика буенча Бөтенроссия ярышлары узды, анда Казан федераль университеты студентлары да катнашты. Ярышлар Россия фитнес-аэробика федерациясе эгидасы астында Чуваш Республикасы фитнес-аэробика федерациясе белән берлектә узды.
Ярышларда Чебоксар, Яңа Чебоксар, Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Мурманск, Казан, Калуга, Сыктывкар һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 35дән артык команда бар иде. Ярышларда барлыгы 400 кеше катнашты. Татарстан Республикасын Казан федераль университетыннан фитнес-аэробика буенча берьюлы ике җыелма команда – «Сияние» һәм «Амазонки» командалары тәкъдим итте.
“Безнең командаларның төп составы – фитнес-аэробика белән сентябрьдан бирле шөгыльләнүче беренче курс кызлары, аларда әле ярышу күнекмәләре юк. Көндәш командаларда – бу спорт белән инде берничә ел шөгыльләнүче яшьләр. Бу ярышлар яңа уенчыларны үстерү өчен кирәк», – диде коллективлар җитәкчесе, Гомумуниверситет физик тәрбия һәм спорт кафедрасы доценты, Бөтенроссия категориясе хөкемдары, ТР Фитнес-аэробика федерациясе җитәкчесе Лариса Маслова.
Ярышлар ике этапта узды – ярымфинал һәм финал туры. Л.Маслова сөйләвенчә, ярышу тәҗрибәсе булган яшьтәшләрен күргәч, кызлар борчыла башлаган. Әмма җитәкченең җылы сүзләре аларга финал этабында искиткеч чыгыш ясарга ярдәм итте.
“Ярышлар беркетмәләренә караганда, без билгеле бер командаларга конкуренция тудырдык. “5 кеше аэробикасы” дисциплинасында без 2 һәм 3 урын өчен көрәштек”, – дип өстәде җыелма команда җитәкчесе.
Казан федераль университеты спортчылары «степ-аэробика» һәм «аэробика 5 человек» дисциплинасында ике комплект бронза медаль алып кайттылар. Хәзер бөтенроссия ярышлары призерлары 2022-2023 уку елында фитнес-аэробика буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары Спартакиадасына әзерләнә. Л.Маслова билгеләп үткәнчә, ярыш КФУның Гомумуниверситет Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы өчен бик мөһим, чөнки очколар һәм баллар фитнес-аэробика буенча гомумкоманда зачетына барачак.
Автор: Анна Зинченко