Чара төрки һәм иран халыклары билгеләп үтә торган Нәүрүз бәйрәменә багышланган.
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФМК) 2 курс студенты Гөлҗан Рәхмәтуллаева «Нәүрүз гүзәле – 2025» абруйлы матурлык һәм талант конкурсында «Мисс очарование» булды.
Казанда 2019 елдан бирле уза торган проект төрки һәм Иран халыклары билгеләп үтә торган Нәүрүз бәйрәменә багышланган. Анда ел саен Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнаша.
Конкурс алдыннан катнашучылар интенсив әзерлек үттеләр. Кызларны модельләр йөрешенә, позирование һәм үзпрезентация сәнгатенә өйрәттеләр. Әзерлек кысаларында шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасындафотосессия булды, ул катнашучылар өчен камера алдында күнегүләр генә түгел, ә үзләрен зур мәдәни вакыйганың бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек тә бирде.
Гөлҗан Рәхмәтуллаева Казахстанны тәкъдим итте. Аның иҗади номеры – назлы һәм моңсу биюе – тамашачыларны һәм жюрины үзенең эчкерсезлеге һәм эмоциональлеге белән әсир итте.
Студентка тышкы матурлыкны гына түгел, эчке гармонияне, эрудицияне һәм иҗади потенциалын да күрсәтте. Аның табигый сөйкемлелеге һәм күркәмлеге жюрины да, тамашачыларны да битараф калдырмады, бу нәтиҗәдә лаеклы җиңүгә китерде.
Гөлҗан укый торган төркем кураторы Искәндәр Едиханов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
“Гөлҗанның республика конкурсында “Мисс очарование” титулына ия булуына мин бик шат. Бу титул – аның кешеләрнең йөрәкләрен табигый мөлаемлык һәм рухи матурлыгы белән яулау, әйләнә-тирәдәгеләрне энергия һәм яхшылык белән рухландыру сәләтен тану. Бу исем генә түгел, ә аның юлда очраган һәркемгә тынычлык һәм яхшы кәеф бүләк итүен раслау. Төркемдәшләре һәм курсташлары Гөлҗанның ачык булуы һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылу сыйфатларын бәялиләр. Узган ел ахырында ул безнең институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновның ярдәмчеләр юнәлеше үсешенә шәхси өлеш керткәне өчен рәхмәт хатын юкка гына алмаган».
Финалга иң талантлы һәм көчле катнашучылар чыкты. Гөлҗанның җиңүе – ул шәхси казаныш кына түгел, бөтен институтның горурлыгы да. Аның уңышы башка студентларны мәдәни һәм иҗади чараларда актив катнашуга рухландыра, шулай ук мәдәниятара диалогны һәм традицияләрне саклауның мөһимлеге турында сөйли.
“Конкурстан тәэсирләр искиткеч, миндә уңай хис-кичерешләр генә калды! Барысы да яхшы узды, һәм мин институт җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәтле», – диде студент кыз.
Авторы: «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге, фото: «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге