Халыкара волонтер программасының сайлап алу кампаниясе финалистлары, БДБ илләренә барып, укучылар һәм студентлар белән дәресләр уздырачак.
«Дөньяда рус теле илчеләре» халыкара волонтерлык программасы сайлап алу кампаниясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4нче курс студенты Эмма Закирова – финалистлар рәтендә.
Программаның идеясе – чит ил укучыларын һәм яшьләрен рус теле һәм мәдәнияте белән таныштыру.
Программада катнашу өчен конкурс ике этапта уздырылган. Беренчесендә катнашучылар социаль челтәрләрдә үзләренең яраткан шигырен укыган, аны видеога төшереп җибәргән һәм тулы анкета тутырган. Читтән торып катнашу этабы нәтиҗәләре буенча 500 кешедән 206сы җиңүче дип табылган.
Волонтерларны сайлап алуның икенче этабы «Машук» Төньяк-Кавказ яшьләр форумы, VII Россия-Әрмәнстан яшьләр форумында узган. Нәтиҗәдә, әлеге программада катнашу хокукы өчен 100 кандидат көрәшкән.
Форумнар дәвамында рус теле илчеләре А.С. Пушкин исемендәге Рус теле дәүләт институтының әйдәп баручы укытучыларында укулар узачак һәм дискуссия һәм мәдәни программаларда катнашачак.
Булачак волонтерлар рус телен укыту нигезләре белән танышкан. Төрле биремнәрне башкарган, иҗади постановка әзерләгән. Хәзерге вакыттагы рус теле илчеләре үз тәҗрибәләре белән бүлешкән һәм мастер-класслар уздырган.
Уку нәтиҗәләре буенча кандидатлар чит илләрдә узачак дәрес фрагментын тәкъдим иткән. Җиңүчеләрне сайлап алганда, дәреснең сыйфаты, грамоталылык дәрәҗәсе, командада эшләү һәм гадәти булмаган ситуацияләрнең чишелешен табу сәләте бәяләнгән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча волонтерлык программасының катнашучылары булып 45 кеше сайлап алынган: Мәскәү, Санкт-Петербург, Россия төбәкләре, шулай ук Греция һәм Әрмәнстаннан өч егет һәм 42 кыз.
«Минем өчен әлеге программада катнашу – зур горурлык. Экспедиция алдыннан бик борчылам һәм аны түземсезләнеп көтәм», – ди Э. Закирова.
Тиздән җиңүчеләр үзләренең беренче экспедицияләренә барачак. Анда алар мәктәп укучылары һәм студентлар белән рус теле, мәдәнияте һәм әдәбиятына багышланган дәресләр уздырачак. Экспедицияләрдә волонтерлар кабул итә торган якның традицияләре белән таныша. Программа нәтиҗәләре буенча волонтерлар «Рус теле илчесе» дигән исемне йөртү хокукына ия булачак.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото Э. Закированың шәхси архивыннан алынды