Казан федераль университетында «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды.
КФУның «УНИКС» Зур залында «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды.
Фестивальнең университет этабы Казан университеты һәм башка югары уку йортлары студентлары өчен иң зур иҗади вакыйга булып торган «Татарстан Республикасының Студентлар язы» республика фестивале кысаларында уза.
Чара КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрскийның сәламләү сүзләреннән башланды.
Үз чыгышында ул “Студентлар язы” бөтенесенә иҗат, яшьлек, матурлык бәйрәме бүләк итә һәм мәдәни тормышта бөтен университет җәмәгатьчелеген берләштерүче мөһим вакыйга булып тора, дип билгеләп үтте.
«Әлеге фестиваль – студентларның һөнәри үсеше мәйданчыгы һәм активлык өлкәсе, ул университет рухын ныгытуга, кыйммәтләрне саклауга һәм яңа традицияләр булдыруга ярдәм итә. «Студентлар язы» мәктәбен үткәндә, аның һәр катнашучысы компетенциягә ия була, аларны башка эшчәнлек төрләрендә формалаштыру һәм үстерү катлаулы. Сезнең битараф булмавыгыз һәм үсешкә омтылышыгыз өчен рәхмәт! Сезнең талантыгыз ярдәмендә без яңадан очрашабыз, яңадан шатланабыз һәм концерт программаларына сокланабыз”, – диде Д.Таюрский.
КФУ башлыгы фестивальне оештыручыларга һәм рухландыручыларга – Студентлар клубы һәм яшьләр сәясәте департаменты коллективына, иҗат коллективлары җитәкчеләренә, шулай ук жюри әгъзаларына аерым рәхмәт белдерде.
Дмитрий Таюрский ассызыклаганча, университет администрациясе, үз чиратында, барлык көчләре белән укучыларга ярдәм итә һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен максималь уңайлы шартлар тудыра. Ахырда ул студентларны яңадан бәйрәм белән котлады һәм теләкләрен җиткерде.
“Алда күп вакыйгалар кцтщ, алар уңышлы гына булсын. Яңалыкка омтылыгыз һәм беркайчан да иҗат итүдән туктамагыз! “
Исегезгә төшерәбез, 9-18 мартта КФУда “Студентлар язы-2022” яшьләр фестиваленең конкурс көннәре узды. Бу күп хезмәт сорый торган репетицияләр һәм йомгаклау чыгышлары. Барлык институтлар һәм Юридик факультет яңа идеяләр, энергия һәм юмор белән тулган уникаль һәм кабатланмас программалары тәкъдим итте. Һәр концерт программасында шулай ук чит ил студентлары да актив катнаша, Казан университетында аларның бергәлеге елдан-ел үсә.
Чара – режиссерларның, студентлар клублары җитәкчеләренең, административ һәм техник төркемнәрнең берничә ай тырыш хезмәт җимеше. УНИКС, Алабуга һәм Яр Чаллы филиалларының концерт заллары сәхнәсенә һәм 2 меңнән артык талантлы яшьләр чыкты, 7 меңгә якын студент һәм укытучылар шушы язгы иҗади бәйрәм тамашачылары булдылар.
2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителгәнлектән, концерт программасының бер өлеше барлык кеше өчен дә мөһим булган шушы тема белән бәйле иде. Студентларның иҗади коллективлары катлаулы куелышлар һәм гадәти булмаган идеяләр белән барлык эшчәнлек өлкәләренә цифрлаштыру ничек йогынты ясавын күрсәттеләр һәм сөйләделәр.
Фестиваль йомгаклары буенча жюри төрле юнәлешләрдә җиңүчеләрне һәм иң яхшы башкаручыларны билгеләде. Бүләкләү тантанасында Казан университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Д.Таюрский да катнашты.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова