Абитуриентлар ни өчен КФУны сайлаулары турында сөйләделәр

Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе дәвам итә.

Казан федераль университеты абитуриентлары югары белем алу өчен КФУны сайлавы турында сөйләделәр.

Казан университетында тулы куәткә кабул итү кампаниясе бара. Искәртәбез, КФУда БДИ нәтиҗәләре буенча яки кереш сынауларсыз документлар 25 июльгә кадәр, ә өстәмә кереш сынаулар (шул исәптән иҗади һәм һөнәри юнәлеш буенча) бирүче кешеләр – 15 июльгә кадәр тапшырырга тиеш.

“Мин идарә, икътисад һәм финанслар институтына укырга керергә планлаштырам, “икътисад” һәм “менеджмент” юнәлешләре белән кызыксынам. Бу безнең әти-әни белән уртак карар. Алар да шундый ук һөнәргә ия. Киләчәктә үз эшемне ачарга планлаштырам», – дип сөйләде абитуриент Павел Иванов.

Документларны тапшыруның берничә ысулы бар: РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша (“Вузга онлайн укырга керү” суперсервисы), КФУның “Студент булачакмын!” социаль-мәгариф челтәре аша яисә дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул итү комиссиясенә алып килергә була. Ул Кремль ур., 35 (кабинетлар № 114 һәм 115) адресы буенча урнашкан.

Артем Кислер укырга керү өчен шул ук институтны  карый. Ул “икътисади куркынычсызлык” белем бирү программасы белән кызыксынды. Үз сайлавын киләчәктә хокук саклау органнарына эшкә урнаша алуы белән аңлата.

Алексеевск районыннан Назлыгөл Камалова геология һәм нефть-газ технологияләре институтына, «геология» юнәлешендә укырга керергә хыяллана.

«Казан федераль университеты – кирәкле һәм яхшы билгеле югары уку йорты. Апам да биредә укыды, укудан да, укытучылардан да, тулай торактан да, мохиттән дә бик канәгать. Минем сайлау анык, – диде ул ышаныч белән. – Кабул итү комиссиясендә белгечләр һәм волонтерлар күп, алар ярдәм итә, моннан тыш, кирәкле мәгълүмат сайтта бар, бу шулай ук документлар тапшыру процессын җиңеләйтә”.

Лаештан Регина Харитонова укырга керү һәм белем алу өчен Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтын  сайлаган. Өстенлекле юнәлешләр – “башлангыч белем бирү һәм чит тел”, шулай ук “тарих һәм җәмгыять белеме”.

«Мин белгечлек буенча мәктәптә эшләргә планлаштырам, укытучы булачакмын. Һәрвакыт укытучы булырга теләдем”, – диде ул.

Кабул итү комиссиясе белгече Лилия Корманова әйтүенчә, абитуриентлар еш бирә торган сораулар булып түбәндәгеләр тора: теге яки бу институтта кереш баллары күпме; билгеле бер баллар белән бюджетка укырга керү мөмкинлеге бармы?

“Кабул итү комиссиясенә килгән абитуриентлар бик күп. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләрен белеп тә, кайсы юнәлешне сайларга икәнен белмиләр икән, ул вакытта кабул итү комиссиясе, волонтерлар, кафедра хезмәткәрләре ярдәмгә килә”, – дип аңлатты ул.

Абитуриентлар укырга керү буенча барлык сорауларны  8 (800) 700-92-75 телефоны аша бирә ала.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акмурзина