Идел буе федераль округы вузлары студентлары һәм мәктәп укучылары иҗади номерларын тәкъдим итәчәк.
Казан федераль университетында «Милли казаныш» Идел буе яшьләр халык иҗаты фестивале уза. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган.
Фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары – югары, урта махсус уку йортлары студентлары иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша.
7 декабрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында (Татарстан урамы, 2) фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы була. Чара 16.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.
Иҗади номерларны КФУ, Саратов Илкүләм тикшеренү университеты, Мари Дәүләт университеты, Мордва педуниверситеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкорт педуниверситеты, Арча педагогика көллияте, Әлмәт музыка көллияте студентлары, шулай ук Татарстан мәктәп укучылары тәкъдим итәчәк.
“Без яшьләр арасында халык вокалын, музыканы, хореографияне һәм эстрада әсәрләрен халыкчан стильләштерүне популярлаштырырга, шулай ук борынгы һөнәрләрне торгызырга, заманча эшләнмәләрдә онытылган технологияләрне һәм милли мотивларны куллануга ярдәм итәргә телибез”, – диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Эльвира Закирова.
Фестивальне оештыру комитетына Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия һәм Саратов өлкәләре уку йортларындагы иҗат коллективларыннан һәм катнашучылардан 100дән артык гариза кергән.
Фестиваль Идел буенда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, Россия халыкларының гомуми мәдәниятендә аларның органик яшәү мөмкинлекләрен күрсәтүгә юнәлтелгән.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге