Чара шулай ук Татарстан Республикасы Матбугат көненә багышланган.
13 майдан 20 майга кадәр Казан федераль университетында Media Week – 2022 узачак. Медиаатна Казан университетында журналистлык белеменең 60 еллыгына багышланган.
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский хәбәр иткәнчә, соңгы ел, ай вакыйгалары заманча медиа белем бирү мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә актуаль һәм әһәмиятле булуын күрсәтте.
“Медиатармак иң уңайсыз шартларда, шул исәптән Глобаль киңлектә дә заманча технологияләр белән эшли ала торган югары квалификацияле кадрлар таләп итә», – диде ул.
Шулай итеп, бер яктан медианың иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу идеясе барлыкка килде. Икенче яктан, без конструктив рәвештә медиа җәмәгатьчелеге вәкилләренең катлаулы бурычларга һәм әһәмиятле эшләргә әзер булуын күрсәтергә телибез.
Беренче медиаатна журфакның 60 еллыгында һәм 19 май алдыннан үткәрелә. Бу көнне Татарстан Республикасында Матбугат көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Media Week – 2022 уздыру вакыты бик символик булачак.
“Бүген медиамохиткә һәм медиабергәлеккә карата декларацияләнә торган реаль ихтыяҗларны , безнең өчен мөһим булган вакыйгаларны медиаатна кысаларында берләштереп хәл итәргә булдык, аның барышында без актуаль мәсьәләләрне күтәрергә, журналистика тарихына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук мөһим сорауларга җавап табарга, үзебезнең һәм чит илдәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан хезмәттәшләребез өчен берничә махсус белем бирү медиамәктәпләре уздырырга булдык”, – дип аңлатты Л.Толчинский.
Медиаатна кысаларында «Журналистлар династиясе» күргәзмәсе булачак. Экспозиция 13 майда 13.00 сәгатьтә КФУның мәрмәр залында (Кремль ур., 35) ачыла. Күргәзмәне «Татмедиа» АҖ һәм Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы оештыра.
15 майда 10.00 сәгатьтә 108 һәм 109 номерлы аудиторияләрдә (Кремль ур., 35) КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең ачык ишекләр көне узачак. Абитуриентлар һәм аларның ата-аналары югары мәктәпкә укырга керү һәм уку турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.
16 майдан 19 майга кадәр «Россия – Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистикасы»халыкара медиамәктәбе узачак.
16 майда 10.00 сәгатьтә «Медиа диспозициясе: тискәре көн тәртибендә уңай мөмкинлекләр»дигән түгәрәк өстәл узачак. Биредә мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләре, хәзерге катлаулы ситуациядә, беренче чиратта яшьләр мохитендә мәгълүмати эш проблемалары һәм практикалары турында фикер алышу игътибар үзәгендә булачак. Мәскәүдән коллегалар һәм “Артекта Парк Патриот Медиа” программасында катнашучылар да кушылачак.
Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары өчен әйдәп баручы Гаммәви мәгълүмат чараларының берсенең стипендиаль программасы тәкъдир ителәчәк.
17 майда 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шоу-румда “Кораллы конфликтлар зонасында журналистларның эш үзенчәлекләре. Эшчәнлекнең хокукый нигезләре»дигән темага семинар уздыру планлаштырылган.
17 майдан 19 майга кадәр Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында студентларның диплом проектларын ачык күрсәтү узачак.
Атна «PR Media Gala 2022: ел йомгаклары»премиясе белән тәмамланачак. Ул 20 майда журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында узачак.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов, Максим Зарецкий