Тел – кешенең гомерлек юлдашы. Тормыш дәвамында кеше бик күп телләр өйрәнергә мөмкин, әмма аның туган теле Ана теле булып кала.
Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде ничә ел рәттән халык өчен түләүсез татар теле курслары оештырыла. Шул уңайдан 14 нче сентябрь көнне әлеге курсларга язылган укучылар оештыру җыелышына җыелды.
“Әлеге масштаблы курслар КФУ да 2011 нче елдан бирле үткәрелә. Беренче елны ук татар телен өйрәнергә 1200 ләп кеше язылган иде. Быел да курсларга электрон теркәлү үтүчеләр саны 900 дән артып китте инде. Курсларда татар телен укыту дәрәҗә буенча алып барыла (А1, А2, В1, В2 дәрәҗәләре). Шулардан чыгып, барлык язылучылар төркемнәргә бүленә. Курслар ахырында таныклык та шушы дәрәҗәләрне исәпкә алып бирелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык бу курсларны бик кирәкле дип саный”, – диде Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова.
Курсларның эчтәлеге, төп максаты, уку-укыту әсбаплары турындагы тулы мәгълүматны курсларның кураторы Кадрия Сөнгат кызы Фәтхуллова җиткерде. Аның сүзләренә караганда, курслар 3 айга исәпләнгән. Быел исә алар, 18 нче сентябрьдә башланып, 15 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр дәрәҗәнең үз программасы бар. Татар теле дәресләре коммуникатив юнәлештә алып барыла. Һәр укытучының максаты – татар телен өйрәнүчеләрнең сөйләм, тел, этномәдәни компетенцияләрен үстерү. Шуңа күрә дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар һәм монологлар төзеп сөйләргә өйрәтүгә өстенлек бирелә.
Башка еллардагыча, курсларга пенсионерлар да, төрле оешмаларда эшләүче урта яшьтәгеләр дә, Казан вузларында югары белем алучы студентлар һәм магистрантлар да, хәтта мәктәп укучылары да язылган. Алар арасында 20 гә якын чит ил кешесе дә бар: Казахстан, Төркия, Германия, Иран вәкилләре. Рус һәм башка милләт вәкилләре белән беррәттән курсларга йөрүчеләр арасында татарлар да шактый. Аларның теләге – туган телдә тагын да камилрәк сөйләшү, татар матбугаты язмаларын аңлап уку, татарча дөрес язу, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре турында тулырак мәгълүмат алу.
Кыскасы, кем генә булмасын, аларның барысының да иң зур максаты – татар телен аралашу-аңлашу чарасы буларак үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләренә ия булу, татар дөньясы белән киңрәк танышу. Курсларга язылган һәр кешегә уңышлар теләп каласы килә.