Алар ни өчен Казан университетын сайлаулары турында сөйләделәр.
Казан федераль университетын гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар гына түгел, шулай ук урта махсус уку йортларын, шартнамә нигезендә бакалавриат программасын үтәргә теләгән башка югары уку йортларын тәмамлаучылар да сайлый. Бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте.
Шулай ук дипломлы белгечләр дә бар, алар бюджет акчасы хисабына магистратурада уку хокукын тормышка ашыра ала. Бу категориядәа олы яшьтәге абитуриентлар да очрый.
Ә менә Казан университетының иң яшь студентларының берсе Мөслим Хамаев булачак. Ул юридик факультетта укыячак. Мөслимгә 16 яшь, Хасавюрт шәһәрендә (Дагъстан Республикасы) мәктәпне “5”легә тәмамлаган.
«Минем өчен Казан федераль университеты иң яхшы югары уку йортларының берсе. Юридик факультетны үз теләгем белән сайладым, моннан тыш, минем әти – юрист “, – дип сөйләде Мөслим.
Укудан тыш студент спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәргә уйлый, ул футбол уйный.
Казан федераль университетына тагын бер 16 яшьлек абитуриентка – Хадижа Мәхмүтова кабул ителде.
“Мин Биектау авылында мәктәпне тәмамладым, биш яшьтә укырга кергән идем. Авыл Казаннан ерак түгел, КФУга барып җитү уңайлы. Мәктәптә Казан федераль университеты турында дәрәҗәле вуз буларак сөйләделәр. Башта “философия” юнәлешенә укырга керергә бик теләгән идем, ләкин баллар җитмәде. Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына документлар тапшырдым, чөнки математиканы мин җәмгыять белеменнән яхшырак тапшырдым. Мине гуманитар белгечлекләр җәлеп итә, әмма гамәли математика – бу шулай ук кызык, эшкә урнашу белән проблемалар азрак булырга тиеш “, – дип саный Хадижа.
Буш вакытында ул фәлсәфи, сәяси һәм матур әдәбият укырга шулай ук рәсем ясарга ярата.
Кичә Казан федераль университетында укырга керү турында боерыклар бастырылды. Алар белән биредә танышырга була.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото әңгәмәдәшләрнең шәхси архивыннан