15 июльдә КФУда эчке сынаулар башлана

Алар көндезге, традицион форматта да, онлайн да узачак.

Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе дәвам итә. КФУга укырга керү өчен 22 меңнән артык абитуриент документ тапшырылган. Алардан 124 мең гариза кергән. 15 июльдә аларның бер өлеше өчен эчке кереш сынаулар башлана.

Университет мөстәкыйль рәвештә үткәрә торган имтиханнарда чит ил гражданнары; чит илдә белем алган һәм башка дәүләттә алынган белем турында документка ия булган РФ гражданнары; урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучылар; сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар; иҗади белгечлекләргә укырга керүче абитуриентлар.

Алар КФУга 15 июльгә кадәр гариза бирергә тиеш.

Булачак студентлар чит тел, тарих, биология, физика һәм башка фәннәрне тапшырачак. Иҗади юнәлештә дә сынаулар узачак. Мисал өчен, Дизайн һәм пространство сәнгате институтына укырга керү өчен рәсем буенча имтихан 18 нче июльдә, ә журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе абитуриентлары өчен журналистика буенча 19 июль имтихан 19 нчы июльдә булачак.

Керү сынауларының нечкәлекләре турында тулырак  КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Александр Бибик сөйләде.

“Имтиханнарны онлайн форматта да, шулай ук оффлайн да тапшырырга мөмкин. Өстәвенә, алар бер үк вакытта башланачак. Сынауларның күп өлеше икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) узачак”, – дип билгеләде ул.

Имтиханда дистанцион рәвештә КФУ сайтында – “Студент булачакмын” социаль-белем бирү челтәрендә абитуриентның шәхси кабинетында катнашырга мөмкин.

“Имтихан үткәрү кагыйдәләрен үтәүне прокторинг системасы күзәтәчәк, ул шулай ук хокук бозуларны теркәү өчен дә билгеләнгән. Сынаулар вакытында кадрда чит кешеләр булмаска тиеш, сайттан чыгарга яки интернет булмыйча тору ярамый”, – диде А.Бибик.

Җаваплы сәркатип әйтүенчә, узган ел имтиханнар тапшырган абитуриентларның 10 проценты нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган – бу прокторинг системасының нәтиҗәле эшләве.

Имтиханда абитуриентлар алган баллар аның Казан университеты сайтындагы шәхси кабинетында  урнаштырылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техниканы тикшерү өчен анда имтиханның тест варианты бар инде.

Эчке кереш сынаулар уздыруның җентекле графигы белән Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, БДИ нәтиҗәләре буенча яки кереш сынауларсыз КФУга укырга керү өчен документлар кабул итү 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге фото: Александр Кузнецов