Быелгы сезон чаралары тәмам.
Казан федераль университетында студентлар һәм хезмәткәрләрнең “Сәламәтлек поезды” дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү акциясе тәмамланды. Чараны «Казан юлбарслары» студентлар спорт клубы һәм Яшьләр сәясәте департаменты оештырды.
“Поездга” эләгергә теләүчеләр саны һәрвакыт бирелгән урыннар саныннан артып китә. Чара чит ил студентлары арасында аеруча зур уңышка ия, алар өчен бу чаңгыда шуарга өйрәнү һәм традицион кышкы күңел ачуларда катнашу өчен зур форсат.
Быел санитар-эпидемиологик шартлар һәм чикләүләр “Сәламәтлек поезды”н Яшел Үзән шәһәрендәге «Маяк» спорт комплексына кайтарырга мөмкинлек бирмәде. Шулай итеп, “Сәламәтлек поезды” икенче ел рәттән В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә узды. Якынча ике ай дәвамында, һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, табигатькә чыгулар оештырылды: беренчесе 29 гыйнварда булды. “Сәламәтлек поезды”ның соңгысы 20 мартта тәмамланды.
«Сәламәтлек поезды» программасына Казан университеты обсерваториясе территориясе буенча зур булмаган төркемнәр белән чаңгыда йөрү кертелгән. Камыр ризыклары белән кайнар чәй каралган иде. Бу чараны обсерватория территориясендә үткәрү, табигатькә чыгуларны гыйнварда ук башларга мөмкинлек бирде. КФУның әзерлек факультетында белем алучылар беренче дүрт чараның катнашучылары булдылар. Алар өчен “Сәламәтлек поезды” һәм чаңгыда йөрүләр ниндидер мәгънәдә мәдәни шок булды. Барысының да чаңгы һәм шундый күләмдә кар белән беренче тапкыр очрашуы иде. Быел барлыгы 25 тапкыр кышкы табигатькә чыгу оештырылган, аларда 1100 дән артык кеше катнашкан.
«Барлык билгеләнгән максатлар һәм бурычлар үтәлде. Иң мөһиме, студентлар табигатькә чыга, формаль булмаган шартларда ял итә алды, күпләр беренче тапкыр чаңгыга басарга тырышып карады, ә кемдер үзенең физик формасын яхшыртты, – дип аңлатты КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Яшьләр сәясәте департаментының физкультура-массакүләм һәм спорт эшен оештыру бүлегенең әйдәүче белгече Максим Гаврилов. – 2023 ел турында сөйләргә әлегә иртәрәк. “Сәламәтлек поезды” Яшел Үзәнгә кайтыр, дип өметләнәбез, чөнки анда проектны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күбрәк, шул исәптән иҗади конкурслар һәм спорт эстафетасын уздырырыга да була. Моннан тыш, Яшел Үзәнгә әйләнеп кайтсак, “Сәламәтлек поезды” программасына тюбингларда шуу һәм кар машиналарында йөрү дә керәчәк, ә электричкада бару ниндидер романтизм өстәячәк”.
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, “Сәламәтлек позды”нда катнашучылар фотосы